Код презентации скопируйте его
Минем иң яраткан бәйрәмем Безнең илдә күп төрле бәйрәмнәр бар. Мәсәлән: “Нәүрүз”, “Яңа ел”, “Сабантуй”, “Ураза Гаете”.
Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Яңа ел (ингл. New Year) – күп халыклар тарафыннан Милади тәкъвиме буенча елның беренче көнендә билгеләнүче бәйрәм. Милади тәкъвимендә елның беренче көне – 1 гыйнвар – Рим императоры Юлий Цезарь тарафыннан б. э. кадәр 46 елда расланды. Күпчелек илләр яңа елны Милади тәкъвиме буенча 1 гыйнвар көнне каршылыйлар.