Код презентации скопируйте его
Аның иҗат юлы. Автор: Шекаева Надия Фаязовна Название ОУ: РТ Зеленодольский район Васильевская СОШ №2 Должность: учитель татарского языка и литературы Салих Сәйдәшев
Салих Сәйдәшевнең әти-әнисе Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Ул туганда аның әтисе инде үлгән була. Салих Сәйдәшевнең әнисе.
Яшь Салих тормышында музыка. Салихның сәләте 11 яшькә кадәр яшәгән йортында ачыла башлый. Шушы йортта ул, рояль янына утырып,Заһидулла Яруллин кулы астында музыка белән шөгыльләнә башлый. Бәлешләр ашап, чәй эчкәннән соң Салих гармун алып, үзенчә көйләр чыгарырга яраткан. Бу өлкәдә Салихның беренче укытучысы Мәрьям Рафикова иде.
Мәрьям болай сөйли иде:“Мин кечкенә Салихның бармакларын үз бармакларыма бәйләп, алдыма утырта идем дә икәүләп әкрен генә,ашыкмыйча нинди дә булса көй уйный идек. Минем бармакларым белән бергә аның бармаклары да,көй тактына, тизлегенә туры китереп,гармун бакаларына баса иде. Бер үк көйне берничә мәртәбә кабатлаганнан соң ул инде үзе уйнап китә иде. Шулай итеп,Салих тиз арада гармунда уйнарга өйрәнеп китте.”
Салихның яшьтән үк музыкага тартылуын Гөлсем Хәсәнова да үз истәлекләрендә телгә ала. Уеннар вакытында Салих зур мичнең капкачын алып, анда агач кашык белән ритм биреп,шаян җырлар җырлаган,ә кызлар шул көйгә биегәннәр. “Балаларны үз «көенә» биетү Салихның яраткан шөгыле иде»,- дип искә ала бу турыда Гөлсем. Салихка бу чакта 5-6 яшь кенә була.
Ә менә Сәгадәт Идрисова истәлекләре:“Һәр җәйдә сеңелем Рауза ире Насредтин һәм балалары белән безгә Әбрә авылына Сабан туена кайта торган иде. Сабантуй көннәре башлангач,Салих гармунны кулыннан төшерми уйный иде. Яшьләр өчен дә,дус малайларына да уйный иде ул. 8-9 яшь тулгач,Салихны Насретдинның эшләренә өйрәтә башладылар. Әмма ул кибеткә йөрергә яратмый иде. Еш кына,кибеткә дип китеп,дуслары белән чарлакка менеп,аларга гармун уйный иде. Моның өчен аңа эләгә иде. Бервакыт әнисе бу шөгыле өчен ачулана башлагач:“Беләсеңме,әнием! Син мине кибеткә кумасаң иде. Мин анда бармыйм,чөнки минем кулларыма бер музыкант кагылды. Ә бит кемнең дә булса кулына музыкант кагылса,ул кеше дә музыкант булырга тиеш. Мин дә музыкант булачакмын!”–диде”. Салих яшьтән үк музыкант булу хыялы белән яшәгән,үзенең киләчәген музыкага багышларга ниятләгән. Аңа бу сәләт кайдан килде икән соң?
Салихның әнисе улы туганчы үк күргән төшен Сәйдәш музыкант булгач сөйли:“Таң атып килә. Кояш чыгар вакытка күп калмаган. Тәрәзәмне ачып җибәрсәм,сирень ботагына сандугач килеп кунды да өзелеп-өзелеп сайрый башлады. Ул сайрый,мин мөкиббән китеп тыңлыйм. Очып кына китмәсен иде,дим,имеш,шуңа тәрәзә ягыннан читкәрәк барып басарга уйлыйм. Китим дип талпынуга,карынымдагы балам тибенеп куйды һәм мин уяндым”. Фәнни әдәбиятта мондый билгеләмә бар:музыкаль төш күрү һәм төштә музыка ишетү – бары тик музыкага сәләтле кешегә генә хас. Бу фаразны нигез итеп алып,Салихка музыкаль сәләт әнисе ягыннан күчкән дип уйласак,Сәйдәшевләрнең алдагы буын вәкилләренә дә музыкальлек хас булырга тиеш. Инде тикшереп алыйк: Мидхәт Галиев Башкортстанның Опера һәм балет театры солисты. Салих Сәйдәшевнең балаларының күбесендә музыкаль сәләт бар.
Шулай итеп,Салих Сәйдәшевнең композитор буларак дөньяга килүен очраклы генетик феномен дип түгел,ә буыннан буынга күчә килгән музыкаль сәләтнең ачык чагылышы,дип санарга була.
Салихның музыкаль сәләтен күреп алган, аңлаган һәм Салихка гына билгеләнгән музыка юлына кертеп җибәргән кеше Шиһаб Әхмәров була.
Шиһаб Әхмәров сөйли:“ Аны ныклап музыка һәм нота грамотасына өйрәтү өчен өйгә ул елларда танылган пианист, “Тукай маршы”ның авторы Заһидулла Яруллинны чакырдым... Заһидулла ага Салихның талантын бик тиз күреп алды. Алар дуслашып киттеләр һәм шул көнне Салих музыка дәресләрен ала башлады... Салихка профессиональ музыкант юлын беренче булып ачучы кеше Заһидулла Яруллин булды.
1914 ел. Бөтендөнья сугышы башлана. 1916 елда гаилә Варламов урамындагы тагын да уңайлырак фатирга күчә. Шул вакытта С.Сәйдәшев яшьлегенә аяк баса. Шул елларда аның профессиональ үсешенә нигез салына. Ш.Әхмәров болай ди:«Ул инде үзенә язмыш билгеләгән юлга басканын сизә,укытучылар ярдәмендә музыка белән уңышлы шөгыльләнә,төрле түгәрәкләргә йөри.Кечкенә Салих зур ышаныч тудырган музыкантка әйләнде.» Хәзер инде ул иҗади эзләнүләр белән яна башлый. Оркестрда уйнаганда ул музыканың яңгырашы турында уйлана һәм оркестрны күп тавышка уйнату буенча беренче адымнар ясый. Профессиональ музыкада беренче адымнар
Аның дусты М.Мозафаров болай ди: «Инде ул вакытта ук Салихның музыкаль сәләте күзгә бәрелеп тора иде. Музыкага ул бик җитди,иҗади карады. Музыкага болай җитди караганы өчен оркестрда аны ихтирам иттеләр,яраттылар.Репетицияләр вакытында, музыкантларның уйнавын өзеп, Салих һәркайсына ничек уйнарга кирәклеген күрсәтә иде. Нәтиҗәдә матур полифоник яңгыраш килеп чыга иде.» М.Мозафаров
Мансур Мозафаров истәлекләре болай ди:“Салих,оркестрда уйный башлагач,бик пөхтә киенеп йөрде:кара костюм,галстук, кара кәләпүш. Дуслары белән бик ихтирамлы,тәрбияле сөйләшә иде,һәрвакыт ачык йөзле булды”. 1917нче елда С.Сәйдәшев Буага бара. Кыска гына вакыт эчендә ул музыка студиясе,оркестр туплый,чуаш,татар хорларын оештыра һәм җитәкли,фортепианода уйнау дәресләре бирә.
1919нчы ел. Колчак армиясе һөҗүм итә. Трупаллар таркала, “Сәйяр” труппасында да зур үзгәрешләр. Шул көннәрдә махсус йөкләмә белән Шамил Усманов килә. Ул,контрреволюциягә каршы көрәш өчен Беренче татар бригадасын оештыра. Нәтиҗәдә,бу бригада белән артистлар труппасы да фронтка китә. Шулай итеп, С.Сәйдәшев Казаннан китә.
Кызыл Армия сафларында үткәргән еллар Сәйдәшев өчен зур мәктәп һәм аның шәхес буларак формалашуында бер чор булып кала. Тормышының бу чоры турында С.Сәйдәшев яза:«Мин Ырынбур шәһәренә Беренче Армиягә кларнетта уйнаучы булып билгеләндем. Нәкъ менә монда композитор буларак беренче адымнарымны ясадым.»
1922нче елда Казанда Кызыл Октябрь исемендә Татар дәүләт театры ачыла. Театр директоры Зәки Баязитский һәм Кәрим Тинчурин чакыруы буенча Салих Сәйдәшев музыка бүлеге мөдире булып Казанга кайта. К.Тинчурин
К.Тинчурин белән кабат очрашу икесе өчен дә шатлыклы вакыйга була.Һади Такташ белән очрашу да шундый ук эз калдыра. Казан театрының бала чактан ук белгән актерлары белән очрашу да аңа зур шатлык өсти. Һади Такташ Һади Такташ Һади Такташ Һади Такташ Һади Такташ
Очрашуның иң дулкындырганы–һичшиксез, туганнары, якыннары: әнисе,апасы,туган-тумачасы белән күрешү. Бу турыда Үзбәк Әхмәров менә ни ди:«Салих абый өйгә йөгереп килеп керде.Чибәр,дулкынланган, бөтенләй икенче,шул ук вакытта безнең “Нәни абый”иде».
Театр ул елларда татар мәдәниятенең байтак эшлеклеләрен берләштерә. Артистларның сәхнәдә тыш актив эшчәнлеге шулай ук алар тормышының бер ягы,бер өлеше була. Шуңа күрә сәйдәшевнең дә актер булып карау теләге аңлашыла.моңа алынып та карый,әмма рольгә үзеңнең бөтен барлыгыңны бирү кебек сыйфатлар аңарда булмый. Рольне ахыргача кадәр ятларга да түземлеге җитми. Салих Сәйдәшев Һәм театр.
Сәйдәшевнең эчкерсезлеге монда да үзен күрсәтә. К.Якупов болай сөйли:“Әтием һәм сәйдәшев бер үк спектакльдә катнашырга тиеш булалар. Сәйдәшев сүзләрен оныта һәм аңа төрле яктан: суфлер да,актерлар да текстны әйтә башлыйлар. Сәйдәшев аларны ишетми. Җавап ала алмаган партнер да комачаулый. Шул вакыт Салихның аңа чынлап ачуы килә һәм бөтен халык алдында:“Кит моннан! Нигә дагалы чебен кебек торасың каршымда?”–дип кычкыра”.
Сәйдәшев сәхнә актер була алмаса да, күңеле белән актер булып кала. Ул беркайчан да сәхнәдән аерылмый. Аның бөтен эшчәнлеге театрга багышлана. Ул сәхнәне җаны-тәне белән тоеп,аңа бөтен барлыгы белән хезмәт итә һәм аның өчен музыкасын яза.
Спектакльгә яңадан-яңа музыкаль формалар – ария,дуэт,хор кертеп,әлеге жанрда эшләве белән Сәйдәшев татар музыкасы культурасында новатор композитор буларак таныла. Театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк ул үз эшчәнлеген театр өчен бер составлы даими симфоник оркестр булдыруга юнәлдерә.
Симфоник оркестр оештыру өчен Сәйдәшевкә зур иҗади һәм оештыру эшен башкарырга туры килә. Музыкантлар эзләү һәм оркестрга чакыру,спектакль өчен яки оркестр башкару өчен кирәкле музыканы сайлау,аны эшкәртү,уен коралларына яраклаштыру аның өстендә була. Инде 1923 елда оркестр Һ.Ибраһимовның “Башмагым” спектакленә музыкаль кереш уйный. Оркестрның дирижеры –С.Сайдашев үзе. Шул еллардан башлап Сәйдәшевнәең композиторлык эшчәнлеге башлана. Ул артистка Арапованың димче роле өчен үзенчәлекле бию, спектакльгә кереш музыка сыйфатында пьесада файдаланылган халык җырларыннан попурри яза. Сәйдәшев 60тан артык спектакльгә музыка яза. Ул язган музыканың яртысы югала.
Мондый эшләрнең берсе–К.Тинчуринның “Казан сөлгесе” пьесасына язылган музыка. Музыкаль бизәлешнең нигезенә шул ук исемдәге җыр салынган. Бу пьеса Казанда гына түгел,Советлар Союзында да уңыш белән бара. Сәйдәшев музыкасы белән куелган спектакльләр арасында К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасы игътибарны җәлеп итә. Анда шулай ук “Каз канаты” дигән халык җыры файдаланыла, бу җыр нигезендә спектакльнең драматургик канвасы төзелә. “Ул, лирик характерда гына булмыйча,төп геройлар язмышының һәлакәтле булуын күрсәтүче трагик символ ролен дә үти. Җырның көе пьеса барышында төрлечә яңгыраш ала:беренче тапкыр бу көй прологта,төп күренешне күзалларга ярдәм итеп,билгеле бер хисси халәткә кертеп яңгырый”,-дип яза Ф.Салитова.
Сәйдәшев музыкаль бизәлеш сыйфатында халык җырлары белән беррәттән ,еш кына дини мөнәҗәтләр көен дә файдалана. Бу алымны “Казан сөлгесе”ндә, “Сүнгән йолдызлар”да, “Зәңгәр шәл”дә күреп була.
1927нче елда Казанда беренче мәртәбә радиотапшырулар эшли башлый. “Тыңлагыз!Тыңлагыз!Казан сөйли!РВ-17 радиостанциясе эшли”,дип,беренче диктор Г.Кутуй тавышы яңгырады.Бу зур вакыйганы оештыручылар Ш.Усманов,С.Сәйдәшев, И.Усманов була. Татар радиотапшыруларының беренче музыкаль редатокторы.
Казанда радиотапшырулар башлангач , Салих Сәйдәшевнең исемен,музыкасын бөтен ил белә. Шул еллардан башлап аның гастрольләре башлана. Ул Советлар Союзының республикаларын йөреп чыга. 1929нчы елда “Сания” операсына дирижерлык итә. 1930нчы елда Мәскәүдә “Эшче” операсына һәм “Ил” драмасына дирижерлык итә. Ул елларда “Эрмитаж” бакчасында зур симфоник оркестр уйный. Бу концертларда Сәйдәшев дирижер була. Җ.Фәйзинең көндәлегендә мондый юллар бар:«...Аның бөтен музыкасы оркестр белән башкаруга яки оркестр белән вокаль башкаруга корылган иде. Аның әсәрләренең полифоник фактурасы бәлки шуның белән аңлатыладыр да. Аның бөтен музыкасы вокал белән дә, уен кораллары белән дә файдаланыла торган җырлаучы тавышлардан гыйбарәт. Моның белән ул оркестр уйнавында яңгырашының нечкәлегенә, пөхтәлегенә ирешә.» Сәйдәшев -дирижер
Бусыгин болай диде:“Сәйдәшев һәрвакыт тыныч,чиктән тыш итагатьле иде. Бик пөхтә киенә,һәрвакыт күбәләк галстуктан була торган иде.Ул чын-чынлап интеллигент иде. Табигатьне,һәрвакыт нәрсәдән дә булса риза булмаган кешеләрне хәйран калып күзәтә иде. Сәйдәшев бик юмарт кеше тде.Ул үзен юөтенләе белән музыкага,үзенең театрына багышлады. Барлык музыкантларга да ихтирамлы булды,кирәк чакта кулыннан килгәнче ярдәм итте. Замандашлары һәм аның оркестрында уйнаучылар хатирәләрендә республикабызның беренче дирижеры Салих Сәйдәшев менә шундый булып истә калган.
1928нче елның соңгы айлары Сәйдәшевнең иҗат биографиясендәге мөһим вакыйгага әйләнә. Ул мәшһүр “Кызыл Армия маршы”н яза. Бу марш Ырынбурда языла. Бу марш заман таләпләренә шулкадәр туры килде,шулкадәр оптимистик булды ки, Казанда гына түгел,Казаннан читтә дә танылып өлгерде. Һәм бу маршның язмышы бәхетле булды:ул барлык елларда,бурлык парадларда,танатаналы җыелышларда уйналды.Бөек Ватан сугышы фронтларында яңгырада. Фашистлар Германиясе җиңелгән көндә Берлин урамнарында да яңгырады. Бу марш өчен Сәйдәшевне Оборона комиссары К.Е.Ворошилов исемле сәгать белән бүләкләде. Кызыл Армия маршы
Еллар үтә тора. Театрдагы эшләр җайга салынган режимда бара. Сәйдәшевкә бу елларда якын дусты Кәрим Тинчурин зур таяныч була. Тинчуринның хатыны болай ди:“Кәрим Сәйдәшевне нык яратты һәм хөрмәт итте. Аның сәйдәшевкә карата ниндидер туганнарча мөнәсәбәте сизелә иде. Алар озаклап сөйләшеп утыралар,яңа пьесаларга музыка сайлыйлар иде.”
1941нче ел. Сугыш еллары... Бу елларда да С.Сәйләшев бик күп эшли,концертлар бирә. Ул тынлы оркестр өчен “Поход мыршы”н һәм “Ватан маршы”н яза. Шул ук вакытта аның “Җиңү белән кайт”, “Алга”, “Дан сезгә,җиңүчеләр”, “Алга атла” һәм башка хәрби-патриотик җырлары да языла. Бер үк вакытта Ш.Камалның “Хафизәләм иркәм” пьесасына музыка языла башлый.
1953нче ел. Нәүфәл армиядә хезмәт иткән вакыт була. Кыска вакытлы ял биргәч,ул Казанга кайта. Берничә көннән ул тагын Чита шәһәренә китә. “Без “Кольцо”да аерылыштык. Мин трамвайга утырдым,ә ул ак яулык болгап калды. Күзләрендә яшь бөртекләре,ә йөзендә керсез елмаю. Бу безнең соңгы очрашуыбыз,әтием белән хушлашу булган икән”,-дип яза Нәүфәл. Соңгы еллар